Галимҗан Гыйльманов юбилей кичәсенә чакыра
15 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
2017 елның 17 февралендә Казан шәһәрендә урнашкан Халыклар Дуслыгы йортында (Павлюхин ур., 57) танылган язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйльмановка 60 тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
Кичәдә әдипнең иҗат һәм тормыш юлы яктыртылачак, котлаулар һәм кызыклы очрашулар булачак. Чарада Г.Гыйльмановның каләмдәшләре, остазлары, шәкертләре, дуслары, якыннары, газиз әнисе, якташлары, укучы балалар катнаша.
Программада: Зөһрә Сәхәбиева, Мирсәет Сөнгатуллин, Айдар Габдинов, Нурзадә, Радик Динәхмәтов, Азамат Гыйльманов һ.б. Кичәне Луара Шагыйрьҗан һәм юбиляр үзе алып барачак.
Галимҗан Гыйльмановка 60 яшь тулуга багышланган, “Яшьлегем үзем белән” дип аталган юбилей кичәсе сәг.17.00дә башлана.