belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләклиләр

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләклиләр

8 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләклиләр
Дөньяда
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://mon.tatarstan.ru/tat

2017нче елның 9нчы февралендә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тәбриклиячәк.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада Россия Федерациясе субъектлары мәгариф идарәсе органнары арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру, туган (татар) телнең престижын, укучыларның белем сыйфатын күтәрү максатыннан оештырыла. Олимпиада Казанда 6-9нчы февральдә уза. Анда Россия Федерациясенең 17 субъектыннан барлыгы 100дән артык укучы катнаша.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 08.02.2017 - 23:06):https://belem.ru/node/7168