Гыйнвар аеның иң яхшы ресурсын ачыклау башланды
5 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Хөрмәтле порталыбыз кулланучылары!
Бүген порталыбызда гыйнвар аенда килгән ресурслар өчен тавыш бирү мөмкинлеге ачылды. Тавыш бирү төгәл ике атнадан соң туктатылачак һәм аның нәтиҗәләре кулланучыларыбызга хәбәр ителәчәк.
Кулланучыларыбыз фикере буенча иң яхшы ресурс автор(лар)ына бәйге-акциянең сертификаты һәм Г.Камал театрына ике кешелек чакыру билеты тапшырылачак.
Тавыш бирү өчен ресурслар белән танышыгыз, тавыш бирү битенә кереп үзегезгә ошаган бер яисә берничә ресурс өчен тавыш бирегез. Бер кулланучыдан көненә бер генә тавыш кабул ителә. Гадел булыгыз, иң яхшы ресурс авторлары мактаулы исемгә лаек булсыннар!