Татарстанда "Ел тәрбиячесе – 2017" бәйгесе башлана
2 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Республикабызның балалар бакчаларында эшләүче хөрмәтле тәрбиячеләр!
6 нчы февраль көнне "Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе – 2017" бәйгесе башлана, ул мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөгаллимнәре арасында уздырыла.
Бәйгенең зона турларында һәр муниципаль берәмлектән өч тәрбияче катнаша (барлыгы 138 мөгаллим, шул исәптән дәүләтнеке булмаган белем бирү оешмаларында эшләүчеләр дә).
Зона этаплары түбәндәге районнарда узачак:
- Лениногорск районы – 6-7 нче февраль
- Яшел Үзән районы – 8 нче февраль
- Арча районы – 9 нчы февраль
- Тәтеш районы – 10 нчы февраль
- Яр Чаллы шәһәре – 13 нче февраль
- Түбән Кама районы – 14 нче февраль
- Балтач районы – 15 нче февраль
- Казан шәһәре – 16 нчы февраль
- Актаныш районы – 20 нче февраль
- Чистай районы – 21-22 нче февраль.