"Әдәби җәүһәрләр"нең Мирсәй Әмиргә багышланган I тур викторинасы нәтиҗәләре билгеле
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр, порталыбыз кулланучылары!
Гадәттәгечә, сезне "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең чираттагы онлайн-викторинасы нәтиҗәләре белән таныштырабыз. Нәтиҗәләрне хәбәр итәр алдыннан кичәге викторинаның үзенчәлекләре белән таныштырырга телибез. Әлеге үзенчәлекләр безнең үзебезгә дә кызык булып тоелдылар... :)
Бу юлы без, кулланучыларыбызга алдан хәбәр итмичә генә, "Әдәби җәүһәрләр" викторинасын камилләштерә төштек. Кичәге викторинадан башлап без хәзер берничә тапкыр теркәлеп, викторинаны төрле профильләрдән кабат-кабат үткән кулланучыларны күреп бара башладык. Хәзерге заман технологияләре (IP-адрес һәм тагын берничә параметр буенча) кулланучыларны 99% идентефикацияләү мөмкинлеген бирә.
Алай да була икән, дип уйлап куйгансыз икән, димәк, Сез - гадел кешеләрнең берсе! Бәйгегә әзерләнгәнсез һәм үз белемнәрегезне дөрес итеп бәялисез! Ә менә кулланучыларыбыз арасында "хәйләкәр төлке"ләр дә бар. Һәм, киләсе викторинадан башлап, без аларның исемнәрен дә хәбәр итеп барырга булдык. Оялалар икән - үзләре генә гаепле булачаклар.
Без беркемне дә гаделсез булырга этәрмибез. Без әлеге бәйгедә катнашучы кулланучыларыбызның татар әдәбияты классикларының тормыш юлы һәм иҗаты белән яхшырак таныш булуларын, татар әдәбиятының озын гомерле булуын телибез! Сертификат һәм дипломнарны гадел кешеләргә генә тапшырасыбыз килә. Бу дөнья гадел түгел дип зарланып утырасыбыз килми, үзебезнең үрнәктә гадел дөнья, гадел җәмгыять формалаштырырга телибез.
"Тәртип бозучылар" булса да, викторинаны кат-кат үтү әлеге хәйләкәр кулланучыларыбызга Мирсәй Әмир турында файдалы мәгълүмат биргәндер, викторина узганда алган белемнәре аларга файдага гына булыр, дип исәпләп, без бу викторина нәтиҗәләре буенча "санкцияләр" кулланып тормаска булдык. Әлегә андыйлар саны күп түгел. Һәм киләчәктә булмас дип тә ышанасыбыз килә.
Шул ук вакытта, бәйгегә җитди караган гадел кулланучылар саны артуын да әйтеп үтәргә телибез. Бәйгедә татар әдәбиятын бик тирәнтен белгән катнашучылар саны арта төшүен күреп бик шатланабыз. Укытучылар гына түгел, татар әдәбияты белән кызыксынган укучылар саны артуы да куандыра. Афәрин, диясе килә!
Темадан бераз читкә киттек. Әлеге яңалыкның максаты - җиңүчеләрне игълан итү!
Бүгенге викторинаның җиңүчеләрен секундлар гына аера. Алар барысы да 100 балл җыйдылар!
- I урын - Гыйләҗева Фирая Хәниф кызы, Лениногорск шәһәре 2 нче номерлы урта мәктәбенең югары калификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы (2 минут 40 секунд);
- II урын - Гөлчәчәк Юсупова, Казан шәһәре 152 нче гимназиясенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы (2 минут 52 секунд);
- III урын - Гөлназ Тактарова, Казан шәһәре 153 нче урта мәктәбенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы (2 минут 56 секунд).
Без чын күңелдән әлеге кулланучыларыбызны викторинада җиңүләре белән котлыйбыз һәм бәйгенең финал туры тантанасына көтеп калабыз. Ә инде Фирая ханым Гыйләҗева финал турында язучылар һәм әдәбият галимнәре каршында гран-при өчен "бил алышачак".
Викторинада катнашучылар саны бу юлы бермә-бер артты, 90 баллдан югары нәтиҗәгә ирешүчеләр саны гына да 33 кеше булды.
Викторинада катнашучылар - татар әдәбияты белән кызыксынучылар саны шулай арта барсын, язучыларыбызның әсәрләре "үлемсез" булсын иде, дигән теләктә калабыз. Викторинада гадел юл белән уңышка ирешкән һәркемне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз! Без сезнең белән горурланабыз! Күңелләрегез киләчәктә дә саф булып калсын!