“Чит телләргә өйрәтү һәм урта мәктәп шартларында бердәм дәүләт имтиханына әзерлек сыйфаты”
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Релод-Казан” Имтихан һәм методик Советы белән берлектә агымдагы елның 14-15нче октябрендә “Чит телләргә өйрәтү һәм урта мәктәп шартларында бердәм дәүләт имтиханына әзерлек сыйфаты” исемле республикакүләм методик семинар уздыра.
Семинар вакытанда ФИПИ (Мәскәү) әйдәп баручы фәнни хезмәткәре В.Н.Симкин лекция укыр дип планлаштырыла.
Семинарның узу вакыты һәм урыны:
14нче октябрь – 10.00дән 16.00гә кадәр (Казан шәһәре Вахитов районының 30нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында, Япеева урамы, 11нче йорт).
15нче октябрь – 12.00дән 18.00гә кадәр (Яр Чаллы шәһәренең дәүләт педагогия институты базасында, Низаметдинов урамы, 28нче йорт).
Семинарда катнашучыларны укулар башланырга 30 минут кала теркиләр.
Хәбәрләшү өчен телефоннар:
(8-843) 292-44-97, (8-987)290-32-44 – Әмирова Лилия Сәлимҗан кызы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, әйдап баручы консультант); е-mail: Lilya.Amirova@tatar.ru;
8-917-268-79-04 Герасимов Анатолий Валентинович («Релод-Казань», генераль директор).