Ә сез Мирсәй Әмиргә багышланган викторинага әзерме?
Хөрмәтле татар әдәбиятын яратучы дусларыбыз!
Иртәгә, 31 нче гыйнвар көнне, Белем.ру порталында "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйгесенең чираттагы онлайн-викторинасы үткәреләчәк. Викторина көн дәвамында ачык була, анда татар әдәбиятын сөйгән, Россия Федерациясендә яшәүче һәркем катнаша ала! Викторинада уңышлы катнашу өчен порталда теркәлеп керергә, Мирсәй Әмирнең тормыш юлы һәм иҗаты белән мөмкин кадәр якынрак танышырга һәм викторина сорауларына мөмкин кадәр тиз һәм дөрес җавап бирергә кирәк.
Барлык кулланучыларыбызга да уңышлар телибез. Татар әдәбияты классикларының тормыш юлы һәм иҗаты белән даими танышып баруыбыз татар әдәбиятын озын гомерле итәр, дип ышанып калабыз!
ps. Хөрмәтле укытучылар!
Үзегез генә түгел, укучыларыгызны да татар әдәбияты белән кызыксындырырга тырышыгыз. Татар әдәбиятының киләчәге алар кулында калачак!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин