"Тәртип FM" радиостанциясен саклап калу өчен безнең барыбызның да тавышыбыз кирәк!
"Тәртип FM" радиостанциясе - татар халкына инде шактый таныш радиостанция. Мәгариф, мәдәният, тәрбия өлкәләренә кагылышлы актуаль тапшырулары, әңгәмәләре белән ул тиз арада татар халкы өчен аеруча мөһим радиостанциягә әверелде.
Ни кызганыч, FM ешлыгында радио ябыла һәм 93,5 ешлыгында без якын киләчәктә әлеге татар радиосын тыңлый алмаячакбыз! Хәзергә радионы интернетта tartip.ru сайты аша тыңларга гына мөмкин.
"Хәзерге вакытта без яңа ешлык алу өчен документлар әзерлибез. Моның өчен тавыш җыярга кирәк. Бу эштә сезнең ярдәмнән башка булмый! Татар милләтенең киләчәгенә битараф булмаган кадерле тыңлаучыларыбыз, менә шушы сылтама аша кереп, петициягә кул куйсагыз иде" - дип "Тәртип FM" радиостанциясе бу көннәрдә барлык татар халкына мөрәҗәгать итте.
Татар радиостанцияләрен саклап калу мөрәҗәгатен (петициясен) дәүләт җитәкчелегенә ничек ирештерергә?!
1. Тавыш бирү өчен https://www.change.org/p/президенту-российской-федерации-путину-владимиру-владимировичу-национальные-вещатели-просят-частоты адресы буенча күчегез һәм теркәлеп яисә фамилия-исемегезне, электрон почта адресыгызны күрсәтеп тавыш бирегез.
2. Тавыш биргәндә күрсәткән электрон почтагызга килгән хатны ачыгыз һәм тавыш бирүегезне раслап төймәгә (сылтамага) басыгыз.
3. Әлеге яңалык белән социаль челтәрләрдә уртаклашыгыз һәм әлеге эшкә мөмкин кадәр күбрәк дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне, туганнарыгызны җәлеп итегез!
Башкалар тавыш бирер әле дип өмет итеп утырмагыз. Татар теленең киләчәге татар телле радио, газета-журналлар, телевидениенең никадәр яхшы һәм күп булуыннан тора!
Бердәм булыйк һәм бергәләп тавыш бирик!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин