"Казан утлары" әдәби журналы хикәя конкурсы игълан итте
23 Jan, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстанда нәшер ителүче "Казан утлары" әдәби журналы иң шәп хикәяләргә ачык конкурс игълан итә. Хикәяләр 2017 елның азагына кадәр kazanutlari@yandex.ru адресына кабул ителә. Хатның темасын "Хикәя яза аласызмы?" дип билгеләргә кирәк. Хикәяләрнең саны чикләнми, ә менә күләмнәре чикләнә: стандарт бит (60ар тамгалы 30 юл) саны 15тән артмаска тиеш, дип хәбәр ителә журналның kazanutlary.ru сайтында.
Җиңүчеләрне премияләр көтә:
- I урынга (бер премия) – 10 мең сум,
- II урынга (ике премия) – 5әр мең сум,
- III урынга (өч премия) – 3әр мең сум каралган.
Бу иҗади бәйге журнал редакциясе тарафыннан хәзер ел саен үткәрелә. 2016 елда оештырылган бәйгенең нәтиҗәләре февраль санында басылачак.
Бәйгедә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша ала.