Казанның балалар бакчаларында дежур төркемнәр 1 февральдән түләүле була
Казан шәһәре мәгариф идарәсенең 2016 елның 30 ноябрендә кабул ителгән карары белән Татарстан башкаласы балалар бакчаларында 12 сәгать эшли торган төркемнәр бетерелә. Хәзер мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре сәгать 7.30дан 18.00гә кадәр эшли. Күп кенә ата-ана ул вакыттан да соңарып эшләвен исәпкә алып, аларның балалары өчен дежур төркемнәр оештырыла, бәясе – айга 300 сум.
Идарә башлыгы Илсур Һадиуллин “Электрон мәгариф” порталындагы балалар бакчалары битендә аңлатканча, балалар бакчаларын 10,5 сәгатьле эш режимына күчү мәгариф учреждениеләрендәге чараларны оптимальләштерү кысаларында уздырыла, һәм 1,5 сәгатьлек түләүле дежур төркемнәр (7.00дән 7.30га кадәр һәм 18.00дән 19.00гә кадәр) – бакчалар өчен матди файда китерә, чөнки аннан кергән акча көнкүреш шартларын яхшыртуга тотыла. Документта әйтелгәнчә, бакчаларның эш сәгатен киметү “күзәтелә башлаган педагогик кадрларга кытлык мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге бирә”.
Искәртеп үтик: Татарстанда 1 гыйнвардан балалар бакчасына сабые йөргән өчен ата-аналар түләве уртача 230 сумга арткан иде.