Германия яшьләрне үзенә өнди
Күптән түгел Казан дәүләт университетының гуманитар факултьтет студентлары һәм аспирантлары Германиянең Гиссен университеты профессоры Моника Вингендер белән очрашты. Профессор Моника Вингендер яшьләргә Гиссен “Көнчыгыш Европа” фәнни үзәге һәм Гиссенның мәдәниятны тикшерү академия үзәге программалары белән таныштырды.
Үз чыгышында кунак Германиядәге белем оешмаларының тарихын сөйләде, кайбер югары уку йортларының структурасын һәм үзенчәлекле якларын атады. Мисал өчен, бакалавр яисә магистр дәрәҗәсенә ия Россия студентына Гиссен “Көнчыгыш Европа” фәнни үзәгендә күптөрле программалар тәкъдим ителә: славистика, Көнчыгыш Европа тарихыннан алып, төрки телләрне өйрәнү һәм дисциплинаара белгечлекләргә кадәр. Моника Вингендер әйтеп узганча, чит ил яшь галимнәрен алар бик теләп үзләрендә укырга чакыра. Бу, әлбәттә, аңлашыла да.
Бүгенге көндә Германия фәнни үзәкләрендә Япония, Индонезия, АКШ, Франция һәм күп кенә башка илләрдән аспирантлар белемен күтәрә. Шунысы да бар: Көнчыгыш Европа үзәгендә фәнни эш яклаучылар саны әлегә әллә ни югары түгел икән.