“Туган җирем, сиңа бирермен мин хисләремнең иң-иң татлысын” (әдәби-музыкаль кичә)
Укытучы. Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! 2016 нчы елның декабрендә Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулды. Бүгенге әдәби-музыкаль кичәбез халык шагыйренә багышлана. Иҗатының буеннан-буена С. Хәким кебек туган ягына дан җырлаган шагыйрь татар әдәбиятында, мөгаен, юктыр. Бу кичәдә туган якка багышланган шигырьләр, җырлар ишетерсез. Ә хәзер сүзне “Татар китабы” түгәрәгенә йөргән укучыларга бирәбез.
Беренче алып баручы. Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Сибгат Хәким хәзерге Әтнә районы Күлле Киме авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында 7 класс тәмамлагач, мәктәптә пионервожатый булып эшли. 1931 нче елда гына авылыннан еракка, Казанга китә. Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1937 нче елда тәмамлап, Бөек Ватан сугышына кадәр Татарстан дәүләт нәшриятының яшьләр, балалар әдәбияты секторында редактор һәм “Казан утлары” (ул вакытта “Совет әдәбияты”) журналында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1941 елның июнендә С. Хәким армиягә алына. 1942 елда ул Курск дугасында катнаша, 1943 елда күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач та, С. Хәким туган ягына тиз генә кайта алмый, ул 1946 елга кадәр “Пограничник Молдавии” газетасында инструктор булып хезмәт итә. Армия хезмәтеннән кайтканда, С. Хәкимнең хәле бик начар була, аны врачлар ике айдан артык тора алмас бу, диләр. Фельдшер булып эшләгән хатыны, аны аякка бастыру өчен, көчен дә, вакытын да кызганмый. Нәтиҗәдә С. Хәким сәламәтләнә, 1986 елга кадәр армый-талмый иҗат итә. 1986 нчы елның җәендә Казан шәһәрендә вафат була.
Икенче алып баручы. С. Хәким татар әдәбиятына тирән уйланулар, нечкә хисләр поэзиясе белән килеп керә. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Туган җирем, сиңа бирермен мин хисләремнең иң-иң татлысын” (Сибгат Хәкимгә багышланган әдәби-музыкаль кичә) | 18.82 KB |