Мәктәп директорлары һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар
Бүген, 2016нчы елның 23нче декабрендә, Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш урта мәктәбендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова җитәкчелеге астында мәктәп директорлары һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узачак. Семинарда Балык Бистәсе районы белем бирү оешмаларын тикшерүгә нәтиҗәләр ясалачак. Утырышта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, дәүләт белем бирү сыйфатын тикшерүдә катнашучы белгечләр катнашачак.
Белешмә өчен. Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты Балык Бистәсе районында 24 урта гомуми белем бирү мәктәбен, 17 мәктәпкәчә белем бирү оешмасын, 3 өстәмә белем бирү йортын һәм 1 һөнәри белем бирү йортын тикшерде.