Мәктәп укучылары өчен Интернет-ярыш башлана
Ярославльнең Мәгарифтә телекоммуникацияләр һәм мәгълүмати системалар үзәге 7-11нче сыйныф укучыларын үзенчәлекле Интернет проектта катнашырга чакыра. Физикадан иҗади Интернет-проект 1999 елдан бирле үткәрелә.
Проектта командалар чыгыш ясый. Алда әйтелгәнчә ярышта 7-11нчы сыйныфта укучы кызлар-малайлар катнаша ала. Команда 2-5 кешедән торырга мөмкин. Шунысы да кызык - бер мәктәптән берничә команда оештырылуы ихтимал.
Быел Интернет-проектта катнашучыларны Жюль Верн геройлары белән бергә физика дөньясына мавыктыргыч сәяхәт көтә.
Сизәм, синең дә катнашасың киләдер. Моның өчен 24 октябрьгә кадәр 1 турга online регистрация үтәргә кирәк. Оnline регистрация сылтамасы: http://www.edu.yar.ru/russian/projects/predmets/physics/0809/tur1/
28 октябрьдә - проект сайтында 1 тур биремнәре эленәчәк;
14 ноябрьдә - 1 тур җавапларын кабул итүнең соңгы көне;
21 ноябрьдә - команда көндәлекләрен кабул итүнең соңгы көне;
9 декабрьдә - 1 тур нәтиҗәләре чыгарыла.
Уен барышында катнашучылар электрон презентацияләр әзерләп, аларны электрон почта аша җибәрергә тиеш. Шулай ук сайттан файллар һәм электрон архивлар күчерергә дә туры киләчәк. Сораулар булса, аларны проектның форумында бирергә була: http://forum.edu.yar.ru/).
Чыганак: www.ict.edu.ru