Свердловск өлкәсендә татарча диктант яздылар
14 Dec, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Свердловск өлкәсе татарлары “Татарча диктант” язды. Серов шәһәрендәге Татар-башкорт мәдәни үзәгендә оештырылган дәрескә Краснотурьинск, Североуральск һәм Серовта яшәүче татарлар җыелган иде, дип хәбәр итә Североуральскиның nslovo.info сайты.
Диктантны 20 кеше язган, алар арасында 10-13 яшьлек мәктәп укучылары да, 75 яшькәчә өлкәннәр дә булган. Дүрт кеше диктантны “5”легә язган.
“Диктант шактый авыр иде, текстта 250 сүз булды. “5”ле алуыбыз белән горурланабыз”, – дип, татарча диктанттан югары билге алган Североуральскидан “Дуслык” татар-башкорт иҗади оешмасы әгъзалары Юлия Кокшарова белән Рамилә Мусина куанычлары белән уртаклаша.
Татарча диктантны яхшы билгеләргә язучыларга 24 декабрьдә Серов шәһәрендә тантаналы төстә дипломнар тапшырылачак.