Иртәгә Казанда Кышкы китап фестивале ачыла
Иртәгә Казанда Кышкы китап фестивале ачыла, дип хәбәр итә «Смена» заман мәдәнияте үзәге матбугат хезмәте. Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында фестивальнең параллель программалары – лекцияләр, экскурсияләр һәм фортепиано концерты да үтә.
11 декабрьдә исә 14 сәгатьтә Г.Камал театры янында экскурсовод, тәрҗемәче Илнур Низамиевның “Татар мәгърифәте тарихы” исемле экскурсиясе башлана. Театр тирәсендәге урамнар аша үтә торган экскурсия нәширләр, меценатлар, драматурглар, мөгаллимнәр турында мәгълүмат бирәчәк, үткән гасыр башындагы китап бастыру эше һәм публицистика, Кәрим Тинчурин, Сара Садыйкова һәм Бакый Урманчелар белем алган уку йортлары турында сөйләячәк. Экскурсия марштурты ике музей – Шиһабетдин Мәрҗани музей-йорты һәм Каюм Насыйри музее аша уза. Ул ике сәгатькә исәпләнгән.