Удмуртлар оештырган бәйгедә Татарстан укучылары да катнаша ала! (+нигезләмә)
6 Dec, 2016 Раил Гатауллин 0
Удмуртия Республикасының Мәгарифне үстерү институты һәм Милли китапханәсе "Күп теллелек кырында тәрҗемә" VII төбәкара бәйгесен игълан иттеләр.
Бәйгедә Идел буе округының 7-11 класс укучылары, һөнәри учреждение студентлары катнаша ала. Конкурста катнашу - түләүсез.
Бәйгегә теләсә кайсы телдән үз туган телеңә (рус, удмурт, татар, башкорт, мари һ.б. телләргә) тәрҗемә ителгән текстлар кабул ителә. I этап инде башланып китте, ул 30 гыйнварга кадәр барачак.
Бәйгенең нигезләмәсен әлеге яңалыкка беркетәбез.