Программалы тәэмин ителешнең стандарт база пакетын куллану буенча семинар-киңәшмә
7 Oct, 2008 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында СБППО комплектын кертү һәм куллануны мәгълүмати һәм техник яктан тэмин итү максатыннан агымдагы елның 8 октябрендә Реуспубликакүләм семинар-киңәшмә уздыра. Темасы - “Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларында программалы тәэмин ителешнең стандарт база пакетын (СБППО) куллану”.
Семинарга әлеге эштә җаваплы мәгариф бүлеге (идарәсе) белгечләре чакырыла. Чарада катнашу өчен 8 октябрь көнне 10:00дан алып 11:00гә кадәр Казан, Социалистическая урамы, 5нче йорт адресы буенча теркәү узарга кирәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.