“Полиглот” бәйгесе игълан ителде
8 Oct, 2008 Сылу 0
29-31 октябрьдә В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында чит телләрне белүчеләр өчен “Полиглот” исемле ачык бәйге оештырылачак.
Ярыш өч юнәлештә узачак: инглиз, немец һәм француз телләре буенча. Катнашучылар алдында кимендә бәйгедә игълан ителгән ике телдә иркен сөйләшү шарт итеп куелган. Тулырак мәгълүматны Казан дәүләт университетының “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында, 102нче бүлмәдә белеп була.