Энгель Фәттахов Марий Элда Татар мәгърифәте көннәрендә катнашты
25 Nov, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
23-24нче ноябрьдә Марий Эл Республикасында Татар мәгърифәте көннәре узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты.
Пленар утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Марий Эл Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелу планлаштырылган иде.
Татар мәгърифәте көннәре шулай ук Мордовия Республикасында (28-29нчы ноябрь), Пенза (30нчы ноябрь-2нче декабрь) һәм Оренбург (6-8нче декабрь) өлкәләрендә узачак. Чаралар мәгариф өлкәсендә идарә итүнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү һәм Россия Федерациясендә яшәүче татар халкының мәдәни-мәгариф үсешенә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.