Евгений Завойский исемендәге премия тапшырылды
Күптән түгел Казан дәүләт университетында эксперименталь һәм теоретик физика өлкәсендә эшләүче яшь галимнәргә Евгений Завойский исемендәге премия тапшырылды. Быел конкурс инде 11нче тапкыр үткәрелә. Үз вакытында аны Казанның элеккеге мэры К.Ш.Исхаков һәм физфак деканы А.В.Аганов башлап җибәрә. Казан дүләт университетының ректоры Мәгъсүм Сәләхов ассызыклавынча, былтыр премияләрнең күләме арттырылган. Өстәвенә, еллар узу белән, тикшеренү өлкәсе дә киңәйгән.
Тәкъдим ителгән барлык эшләр дә (ә алар быел 15) югары дәрәҗәдәге тикшеренүләр булган. Арада иң яхшысын сайлау шул хәтле авыр була ки, өченче урынны берьюлы ике галимгә тапшырырга карар кылалар. Димәк, Евгений Завойский исемендәге премияне быел дүрт яшь галим ала. Беренче урын яулаган Андрей Савинков 35 мең, икенче урындагы Алексей Коновалов 25 мең, ә Айдар Юльметов һәм Майя Рудакова 15шәр мең күләмдә премия алды.
Шулай ук Фәннәр Академиясендә Штудгард Университеты (Германия) профессоры, Ампер комитеты һәм Магнит резонансы буенча Халыкара җәмгыять әгъзасы Михаэль Мерингка Завойский исемендәге халыкара премия тапшырылды.