Йомгаклау иншаларында катнашу өчен гариза бирү тәмамлана
Йомгаклау иншаларын язуда катнашу өчен гариза бирү 23нче ноябрьдә тәмамлана. Бу елны иншаларны язу көне итеп 2016нчы елның 7нче декабре билгеләнде. Йомгаклау иншаларын язу тәртибе буенча, катнашучылар гаризаларны язу көненә ике атна кала биреп бетерергә тиеш.
Агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары инша язуда катнашу өчен үзләре укый торган мәктәпләрдә теркәлү узалар. Мәктәпне башка елларда тәмамлаган катнашырга теләүчеләр гаризаларны яшәү районы буенча мәгариф идарәсенә тапшыралар.
Тискәре билге алган, нигезле сәбәп белән инша язуга килмәгән яисә иншаны язып бетерә алмаган укучылар өчен, иншаларны өстәмә көннәрдә - 2017нче елның 1нче фералендә һәм 2017нче елның 3нче маенда яза алу мөмкинлеге бар.
Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау иншаларын язу сораулары буенча Совет тарафыннан расланган инша темалары юнәлешләре: "Акыл һәм хис", "Намус һәм намуссызлык", "Җиңү һәм җиңелү", "Тәҗрибә һәм хаталар", "Дуслык һәм дошманлык".
Иншаны уңышлы язу 11нче сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясенә керергә хокук бирә. Сәламәтлеге чикләнгән укучылар һәм инвалид балалар инша урынына изложение язарга хокуклы.
Өстәмә мәгълүмат (портал редакциясе карарга тәкъдим итә): ФИПИ сайты