“Чистарту” башланды
Югары уку йортларын тикшерү эше башланды. Россия мәгариф күзәтүенең Аккредитация коллегиясе Санкт-Петербург дәүләт архитектура-төзелеш университетына университет статусын калдыруга каршы чыга. Бу турыда күптән түгел Мәскәүдә узган брифингта Россия мәгариф күзәтүе җитәкчесе Любовь Глебова хәбәр итте. Әлеге статусны канәгатьләндерерлек таләпләрне алда әйтелгән югары уку йорты үти алмый икән. Нәкъ шушы ук хәл Мәскәү, Белгород, Барнаул шәһәрләренең тагын җиде югары уку йортында кабатланган.
Кабатлап узабыз, быел Россиянең күпчлелек югары уку йортларында аккредитация узачак. Биредә дәүләт уку йортларының университет, академия, институт кебек статустларын яңадан тикшерәчәкләр.
Санкт-Петербург дәүләт архитектура-төзелеш институтына 1832 елда ук нигез салына. Үз тарихы эчендә ул күп тапкырлар исемен алыштырган булган. Бүгенге исемен һәм статусын югары уку йорты 2003 елда ала.
Чыганак: www.5ballov.ru