belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Һөнәрем – минем язмышым (тәрбия сәгате)

Һөнәрем – минем язмышым (тәрбия сәгате)

11 Nov, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Һөнәрем – минем язмышым (тәрбия сәгате)
Ресурс авторы: 
Фаттеров Фәннур Габделнур улы, ТР Арча районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең югары кв.категорияле математика һәм информатика укытучысы

11 сыйныфны тәмамлагач, кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерегә? Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән класс укучысын борчый. Гомерлек һөнәрне сайлау, әлбәттә, җитди мәсьәлә. Һөнәр сайлаганда аерым һөнәр иясе өчен мөһим сыйфатларны, аны үзләштерү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрне, шулай ук теге яки бу һөнәри эшчәнлеккә сәләт-мөмкинлекләрне дә ачыклау зарур. Шулай ук хезмәт базарының ихтыяҗын да искә алу мөһим. Бүген тәрбия сәгатендә сүз шушы хакта барыр. Ул “Йөзгә – бер” дип аталган уен рәвешендә үтәчәк.

Без 11 сыйныф укучылары белән мәктәбебезнең 100 укучысы һәм укытучылар арасында сорашып белешү үткәрдек. Бу уңайдан аларга төрле сораулар бирелде. Сорашып белешү нәтиҗәләре буенча, еш кабатланган җаваплар компьтерның махсус программасына урнаштырылды. Бүгенге уенда катнашучыларның төп максаты – җавапларны дөрес сайлап алу. Уен биш бүлектән тора.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Һөнәрем – минем язмышым (тәрбия сәгате)2.15 MB
Ресурс төре: 
Айның иң яхшы ресурсы
Класс сәгате
Презентация
Предметлар: 
Педагогика һәм тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 02.02.2017 - 23:13):https://belem.ru/node/6958