Россия Дәүләт Думасы депутатлары БДИны саклап калдылар
11 Nov, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Россия Дәүләт Думасы депутатлары Бердәм дәүләт имтиханын бетерү турында закон проектын беренче укылышта ук хупламады, дип хәбәр итә RT.
Закон проектының авторлары – ЛДПР вәкилләре Владимир Жириновский, Алексей Диденко һәм Михаил Дегтярев мәктәпне тәмамлаганда һәм югары уку йортына укырга кергәндә БДИ тапшыруны бетерергә, ә аның урынына башкарма хакимият органнары раслаган биремнәр буенча дәүләт имтиханнары тапшырырга тәкъдим иткән булган.