Октябрь ае тематик планнарга бай булды (+сораштыру)
Хөрмәтле кулланучыларыбыз, татар мәгарифе белән кызыксынучылар!
Октябрь аенда Белем.ру порталына урнаштыру өчен сездән 10 ресурс кабул ителде. Алар барысы да бик сыйфатлы, татар теле һәм әдәбиятын укытучылар өчен нык файдалы. Порталыбыз кулланучылары аларны күпләп кулланырлар, дип ышанабыз.
Гадәттәгечә, ай саен без үз кулланучыларыбызны әлеге ресурслар белән якыннанрак таныштырырга телибез һәм ике атна дәвамында сораштыру үткәрәбез. Моның өчен сез Белем.ру порталының Ресурслар бүлегенә күчегез һәм октябрь аенда кабул ителеп урнаштырылган файдалы ресурслар белән танышып чыгыгыз. Алар белем бирү ягыннан да, тәрбия бирү ягыннан да укытучыларга эшләрендә файдалы булыр, дип исәплибез.
Ә инде аеруча ошаган һәм үзегез өчен аеруча файдалы булган ресурслар өчен тавыш бирегез. Бер яисә берничә файдалы ресурс өчен көн саен бер мәртәбә тавыш бирергә мөмкин. Ә инде ике атнадан соң сораштыру нәтиҗәләре билгеле булачак, иң файдалы ресурс авторы бәйгенең иганәчесе - Г.Камал театрыннан спектакльгә 2 кешелек билет һәм махсус сертификат тапшырылачак.
Белем.ру порталы ресурслары файда китерсен, ә аларның авторлары ихтирамга лаек булсын, дигән теләктә калабыз!