"Бүген Тукай туган көн" Г.Тукай. "Гали белән кәҗә"
27 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Әхмәтшина Ракия Фәнис кызы, ТР Азнакай шәһәре 1 нче урта гомумбелем мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
- укучыларны “Гали белән кәҗә” (Г.Тукай) шигыренең эчтәлеге белән таныштыру,
- шигырьләрне укып туган телнең һәм туган җирнең иң кирәкле, иң газиз нәрсә икәнен аңлый белерлек шартлар тудыру,
- туган телнең һәм туган җирнең ни өчен кирәклеген ачыклау,
- шигырьләрнең эчтәлеген аңлый белүләренә ирешү,
- шагыйребез турында күбрәк мәгълүмат бирү.
Планлаштырылган нәтиҗә:
- шигырьләрне сәнгатьле итеп укый белүләренә ирешү,
- туган тел белән туган җирнең иң кадерле, иң газиз нәрсәләр икәнен истә калдырулары,
- туган телгә, туган җиргә ихтирам хисе тәрбияләү.
Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә.
Материаллар: рәсемнәр, презентация, кисмә сүзләр, китаплар күргәзмәсе.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Бүген Тукай туган көн" Г.Тукай. "Гали белән кәҗә" (технологик карта) | 19.9 KB |
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: