Тәтештә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең зона семинары узды
27 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Кичә Тәтешнең “Рябинушка” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең зона семинары уздырылды, дип хәбәр итә “Тетюшские зори” газетасы.
Әлеге чарада Татарстанның Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш районнары педагоглары катнашкан. Башта автовокзал янында “Рябинушка” бакчасы тәрбиячеләре һәм балалары, әти-әниләре ярдәме белән, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган флешмоб уздырган, аның “Яшел ут” дип аталуы семинар башлануын да аңлата. Көн дәвамында тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклашып, осталык дәресләре уздырганнар, иҗади остаханәләрдә катнашканнар, танып белүгә корылган видеороликлар күрсәткәннәр.