Кемгәдер – каникул, кемгәдер - уку
Балаларга укуның беренче чиреге аеруча авыр бирелә. Өч айлык каникулдан соң кайсы гына баланың уенда уку булсын ди! Шуңа да укытучылар беренче чиректә укучыларны яңадан мәктәп “тәртәсенә” кертү белән шөгыльләнә. Әмма әле кайчан гына башланган чирек узды да китте диярлек. Тагын бер атнадан укучылар көзге каникулларга таралышачак. Алар озакка сузылмаса да, балаларга да, әти-әниләргә дә тын алырга мөмкинлек туа.
Быел Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә каникуллар 31 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу - балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә кулай чор. Өлкәннәр дә Халык бердәмлеге көне уңаеннан озаграк ял итәчәк бит. Димәк, балага вакытны күбрәк багышларга, аның ялын кызыклырак итү мөмкинлеге туа.
Каникуллар күпчелек белем йортларында шул вакытта үтә дип әйтү очраклы түгел. Мәктәптә укучыларны ял иттерүнең мәҗбүри вакыты билгеләнми бит. Закон нигезендә, каникулларның вакыты турында карар кабул итү хокукы - аерым мәктәпләр администрациясе карамагында. Шулай да, күпчелек ата-аналар фикеренчә, республиканың барлык мәктәпләрендә дә каникулларны бер үк вакытта үткәрү балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кулай.
Әмма Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каникулларны уздыру вакытлын бары тик киңәш рәвешендә генә билгели ала. Соңгы сүз барыбер белем йорты җитәкчелегендә. Шулай да җаваплы министрлык тарафыннан билгеләнгән көннәр, нигездә, исәпкә алына. Үз укыту системасын булдырган мәктәпләр генә “ала карга” булып кала.
Әйтик, соңгы елларда республикабызның кайбер мәктәпләре триместрлап укытуны гамәлгә кертә башлады. Ягъни уку елы аларда 4 өлешкә түгел, ә өчкә бүленә. Шулай булгач, каникуллар да бу белем йортларында башкаларныкы белән туры килми. Гади мәктәпләр ноябрь башында ял итсә, яңача укыту алымнарын кулланучылар ялны ноябрь азагында гына оештырачак. Әйтик мондый практика башкалабызның 93нче гимназиясендә, 23нче мәктәбендә, быелдан башлап, 33нче мәктәптә кулланыла.
“Кешенең биологик ритмнары шулай җайлашкан ки, без 5-6 атна гына яхшы эшли алабыз, аннары организм арый һәм хезмәт нәтиҗәлелеге кими. Чирекләп уку системасы моны исәпкә алмый. Анда икенче чирек кыска, ә өченчесе – бик озын. Бу - организм өчен бик зур стресс”, – дип аңлаталар әлеге мәктәпләрдә.
Әмма триместрлап укучы мәктәпләрдә каникуллар азрак икән дип уйлау дөрес түгел. Өч тапкыр гына ял итсә дә, бу уку йортларында “эшлекле каникуллар” дигән төшенчә дә бар әле. 5 атна саен шундый ял вакытлары билгеләнә. “Койрык”лары булганнарга бу чорда ял бик эләкми – алар укытучылар белән аерым шөгыльләнә. Ә менә өлгереше яхшы булганнары өчен бу - өстәмә ял вакыты.
“Мәгариф турында”гы канун буенча мәктәпләр, җирле үзидарә органнары белән килештереп, уку режимын үзләре билгели ала. Иң мөһиме: уку атналары санының саклануы. II-IX сыйныфлар өчен 34 уку атнасы һәм 30 көн каникул көннәре булу шарт. Җәйге каникуллар исә 8 атнадан да ким булмаска тиеш.