Иң мөһиме – коммуникатив компетентлылык
19 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
"Иң мөһиме – коммуникатив компетентлылык". Порталыбыз кулланучылары нәкъ менә шундый фикергә килделәр. Сентябрь аеның иң яхшы ресурсы булып нәкъ менә шул исемдәге хезмәт табылды - кулланучылар иң күбе әлеге ресурс өчен тавыш бирделәр.
Ресурс авторы - Шәйдуллина Ландыш Камил кызы, ТР Сарман муниципаль районы икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Без Ландыш Камил кызын чын күңелдән котлыйбыз! Бу - аның әлеге бәйге-акциядә инде икенче мәртәбә җиңүе. Кайчандыр аның "Киләчәк – бүгенге көн ул (укыту-тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану буенча эш тәҗрибәсеннән)" дип исемләнгән ресурсы порталда кулланучыларның иң күп тавышын җыйган иде.