Ватанпәрвәрлек темасына музыка әсәрләре республика конкурсы
17 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Ватанпәрвәрлек темасына музыка әсәрләре республика конкурсына гаризалар кабул ителә.
Конкурс номинацияләре:
- патриотик эчтәлекле җыр, шул исәптән хор өчен дә;
- патриотик эчтәлекле лирик җыр, шул исәптән хор өчен дә;
- динамик характердагы, милли колоритлы симфония әсәре (3-5 минут);
- маршлар (төрле башкаручылар, шул исәптән хәрби-тынлы оркестрлар);
- бакыйлыкка күчкән татар композиторларының патриотик тематикага багышланган җырларын аранжировкалау.
Тәкъдим ителүче темалар һәм образлар:
- Казан, Татарстан, туган як, халык каһарманнары турында җырлар.
- хезмәт турында җырлар;
- спорт, Татарстан Республикасының спорттагы казанышлары һәм җиңүләре;
- Татарстан Республикасында рухи традицияләр, дәүләт телләре, күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре турында җырлар.
Гаризалар 2016 елның 15 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан, Пушкин урамы, 66/33, телефон: (843) 264-74-44, 264-75-14.