"Яшь программистлар" Байтикка юбилей бәйгесенә җыелалар (+приказ)
"Яшь программист" ("Юный программист") бәйгесе, республика күләмендә үткәрелеп килсә дә, инде бөтен Россиягә таныш. Бәйге быел егерменче тапкыр үткәреләчәк.
Әлеге бәйгедә катнашып җиңүгә ирешкән күп кенә яшь белгечләр инде Россиянең һәм чит илләрнең зур IT-компанияләрендә уңышлы гына эшләп киләләр. Ә Николай Никифоров Россиянең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгын җитәкли.
Быел бәйге өч этапта үткәрелә. 1 октябрьгә кадәр бәйге мәктәпләрдә үткәрелгән булырга тиеш. 2-11 октябрь көннәрне бәйгенең муниципаль этабы. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча республика районнары 12-16 октябрь көннәрне оештыручыларга районнан максимум 6 проект тәкъдим итәргә тиешләр. 17 октябрь көнне бәйгенең өченче этабы башлана. Иң элек, 17-24 октябрь көннәрне бәйгенең жюри әгъзалары әлеге эшләр белән танышачаклар һәм бәйгенең финалына иң-иң дип табылган эшләрне тәкъдим итәчәкләр. Ә инде 7-14 ноябрь көннәрне проект авторлары (укучылар) жюри алдында Байтик лагеренда 5 номинациядә үз хезмәтләрен тәкъдим итәчәкләр, эшләрен яклаячаклар.
Әлеге бәйгедә татар телле проектлар да булыр, алар да җиңүгә ирешер, дип ышанабыз. Иң мөһиме - муниципаль районнар сыйфатлы проектларны финалга чыгарсыннар, дигән теләктә калабыз!