Казанда һөнәри белем бирү оешмаларының Бөтенроссия студентлар форумы уза
10нчы октябрьдән 13нче октябрьгә кадәр Казанда I Бөтенроссия һөнәри белем бирү оешмалары студентларының форумы узачак. Чарага Россиянең 20дән артык регионыннан - Иванов, Мәскәү, Красноярск һ.б. өлкәләр, Мордовия, Коми, Кырым һ.б. Республикалардан 500ләп һөнәри уку йорты студентлары килер дип көтелә.
Чараны тантаналы ачу 10нчы октябрьдә 11.00дә "Ак барс" яшьләр үзәгендә үтәчәк. Бәйрәмнең мактаулы кунаклары арасында Россия яшьләр берлеге вәкилләре, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов булачак.
Дүрт көн буена студентлар үзидарәсе лидерлары, җитәкчеләре һәм активистлары, һәнәри белем бирү йортларының тәрбия эшләре буенча белгечләре һәм регионнарның мәгариф идарәсе хезмәткәрләре һәр катнашучы өчен индивидуаль әзерләнгән махсус программа буенча белем алачак. Форум кысаларында “Казан ачык талантлар университеты 2.0” автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Айдар Акмалов, ТР Президентының Террорлыкка каршы комиссиясе, Казан регионара экспертиза үзәге вәкилләре белән очрашулар узачак. Шулай ук кунакларны "Иннополис" университеты, "Казан-Арена" стадионына бару һәм Татарстан башкаласы буенча экскурсия көтә.