Хәзер репетиторларны Белем.ру порталында табып була!
Хөрмәтле кулланучылар, татар мәгарифе белән кызыксынучылар!
Белем.ру порталы бүгеннән башлап үзенең кулланучыларына репетиторлык хезмәтләрен тәкъдим итү һәм репетиторлар сайлап алу мөмкинлеген тәкъдим итә.
Әлеге мөмкинлектән ничек файдаланырга?
Репетиторлык хезмәтләрен тәкъдим итәргә теләгән укытучылар игътибарына.
Белем.ру порталында теркәлгән һәр укытучы үз профилендә репетитор буларак үзе турында мәгълүмат күрсәтә ала. Әлеге укытучыларга нинди предметлардан репетиторлык хезмәтен күрсәтүен, үзенең белем дәрәҗәсен, стажын хәбәр итәргә, аның белән ничек элемтәгә кереп булуын (телефон яисә электрон почта адресы) әйтергә кирәк. Мәгълүматны тутырганнан соң әлеге репетитор турында мәгълүмат Репетиторлар битендә (менюда "Укытучы+" категориясендә) күренәчәк.
Репетитор эзләүчеләр игътибарына.
Репетиторлык хезмәтен тәкъдим итүче укытучылар исемлеге Белем.ру порталының "Репетиторлар" битендә тупланып алып барыла. Репетитор белән ул күрсәткән электрон почта адресы яисә телефон номеры буенча элемтәгә керергә мөмкин.