Казанда Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм оештырыла
6 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Кичә, 5 октябрьдә, Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттек. Шул уңайдан иртәгә – 7 октябрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Укытучылар көненә багышланган тантана узачак. Республика җитәкчелеге дә катнашачак чарага бөтен республикадан 1000нән артык мөгаллим чакырулы. Алар арасында мәгариф бүлеге һәм идарәсе җитәкчеләре, иң яхшы мәктәп директорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр булачак.
Чараның рәсми өлеше һәм бәйрәм ашыннан соң кунаклар Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Эсмеральда" балетын карарга барачак, дип ачыклык керттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән.