Җир шары 18 миллион укытучыга кытлык кичерә!?
2 Oct, 2008 Сылу 0
Берләшкән Милләтләр Оешмасы китергән статистик мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Җир шарына 18 миллион квалификацияле укытучы җитми икән.
Сер түгел мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә хәл аеруча Африка илләрендә мөшкел. Биредә башлангыч сыйныф укучыларына гына да ихтыяҗ 3,8 миллион тәшкил итә. Нәтиҗәдә, укытучылар җитмәү сәбәпле, әйтик, Руанде һәм Мозамбик башлангыч мәктәпләрендә бер сыйныфта 60шар бала укый икән.
Чыганак: www.5ballov.ru