"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе Марсель Галиев иҗаты белән якыннанрак танышырга чакыра

Татар әдәбиятын сөюче, татарча китаплар укырга яратучы, татар шәхесләрен ихтирам итүче хөрмәтле кулланучылар!
Сезгә "Әдәби җәүһәрләр" дип исемләнгән II Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең октябрь ае тематикасын тәкъдим итәбез. Бәйгенең октябрь ае күренекле татар язучысы, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевка (08.10.1946) багышлана.
Ай дәвамында Белем.ру порталының Ресурслар бүлегендә Марсель абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле интернет-ресурсларга материаллар урнаштыра барырбыз; Татарстан Язучылар берлеге, республикабыз китапханәләре тарафыннан төрле дәрәҗәдә чаралар үткәрелер, дип планлаштырыла.
Ай дәвамында Марсель Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышканнан соң, айның соңгы көнендә - 31 октябрь көнне сезне Белем.ру порталында көн дәвамында онлайн-викторина көтәчәк. Викторинада катнашып үз белемнәрегезне сыный һәм викторина барышында үзегез өчен яңа мәгълүмат ача алырсыз, дип ышанып калабыз!
Шәхесләребезне белик, аларны саклыйк һәм кадерлик! Барыгызга да уңышлы белем туплау теләп калабыз!