Укучылар өчен махсус смена башлана
2 Oct, 2008 Сылу 0
Тиздән “Яшь программист” исемле республикакүләм конкурс старт алачак. Бу уңайдан “Байтик” компьютер лагерендә яшь информатика сөючеләргә махсус укыту сменасы оештырылачак. Димәк, Татарстан Республикасының барлык 9-11нче сыйныф укучыларын информатика олимпиадасына әзерләнү өчен 2 октябрь-4 ноябрьдә “Байтик” үзендә көтә. Биредә шулай ук Linux операцион системасын кулланырга өйрәтү дә каралган.
Лагерьга юлламаны бәясе - 2200 сум. Әлеге сумманың 250 сумы көндәлек торуга, 150 сум ашауга, 150 сум укытуга тотылачак. Гаризалар ito@centrito.ru сылтамасы яисә 8(84365)2-36-74 телефон номеры буенча 25 октябрьгә кадәр кабул ителә.