10 яшьлек Сәйдә Little miss World 2016 фестивалендә принцесса титулын алган
16 халыкара Little Miss World 2016 мәдәният һәм сәнгать балалар фестивале һәм халыкара Golden Laurel сәләтле балалар олимпиадасыннан Татарстанның ике чибәре җиңү алып кайтты.
2 проект та Грециядәге Салоники шәһәрендә мэр җитәкчелегендә үткәрелә. Фестивальдә 20 илдән балалар катнашкан.
Little Miss World 2016 мәдәният һәм сәнгать фестиваленең төп темасы булып «Табигатькә мәрхәмәтле мөнәсәбәт» сайланган. 9 яшьлек Ксения Малафеева һәм 10 яшьлек Сәйдә Хакимова фестивальдә үз экологик проектларын һәм Татарстанның милли йолалары белән таныштырганнар.
«Ксения Малафеева жюрига, Татарстанның экология Министрлыгы белән берлектә, сулыкларның яр буе зоналарын чистарту проектын тәкъдим иткән. Ә Сәйдә Хакимова, урманны чүп-чардан арындыру өчен кулланыла торган, үзе ясаган эко-пакет тәкъдим иткән.
Нәтиҗәдә Ксения Little miss World 2016 фестиваленең Mini miss World (Werner) титулы һәм Golden Laurel балалар олимпиадасыннан иң яхшы эко-костюм өчен көмеш медаль белән бүләкләнә.
Сәйдә Little miss World 2016 фестивалендә принцесса титулы һәм Best danser исеме ала, моннан тыш, ул Golden Laurel балалар олимпиадасыннан алтын медаль белән кайта
Ике катнашучы өчен дә фестиваль һәм олимпиада беренче халыкара конкурслар булган икән.