"Кояшлы балачак" республикакүләм иҗат бәйгесе башланды
30 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
"Тылсымлы куллар" журналы "Ихлас" компаниясе белән берлектә балалар өчен "Кояшлы балачак" республикакүләм иҗат бәйгесен тәкъдим итә. Бәйге ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, "Болгар" хәйрия фонды, "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсе, "Сабыйлар" балалар үзәге һ.б. ярдәме белән үткәрелә.
Бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 20 октябрьгә кадәр tilsimlikullar@mail.ru электрон адресына кабул ителәләр. Октябрь ахырында финалистлар исемлеге билгеле булачак һәм ноябрь аенда финалистларны бүләкләү тантанасы булыр дип көтелә.
Тулырак мәгълүматны беркетелгән Нигезләмәдән укып белергә мөмкин.