Татарстан укытучыларын финанс грамоталылыгына өйрәтәчәкләр
Республикабызының методик үзәге белгечләре Мәскәүдә финанс грамоталылыгын гомум һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына кертү буенча узган квалификацияне күтәрү программасында аттестация үттеләр.
Якын арада ун белгеч киләчәктә финанс грамоталылыгына мәктәп, көллият, техникум укучыларын өйрәтәчәк мәктәп укытучыларын укытуга керешәчәк. Барысы ике ел эчендә Татарстанда финанс грамоталылыгы дәресләрен факультатив рәвешендә яисә дәрестән тыш эшчәнлек эчендә югары дәрәҗәдә укыта алырлык 1,5нан (Белем.ру: ???) артык укытучыны әзерләү планлаштырыла.
Финанс грамоталалыгына багышланган мәҗбүри фән Россия мәктәпләрендә юк, әмма "Финанс грамоталылыгы нигезләре" дәресен мәктәпләр факультатив, сайлап алу курслары яисә дәрестән тыш эшчәнлек рәвешендә кертә алалар. Мондый дәресләр өчен мәгариф стандартлары буенча атнага ун сәгать каралган.
Укыту Казан федераль университетында барачак, Татарстанның методик үзәге нәкъ шунда урнашкан.