Россиядә дини сәбәпләр аркасында Барби курчагын сату тыелырга мөмкин
19 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Россиядә Барби курчагын сатуны тыярга мөмкиннәр. Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе сату алдыннан уенчыкларга мәҗбүри психолого-педагогик эксертиза үткәргән вакытта дини аспектны истә тотарга тәкъдим итә. Алар “Уенчыкларның куркынычсызлыгы турында”гы техник регламентка төзәтмәләр проектына үз бәяләмәсен керткән. Бүген бу хакта “Известия” яза.
Ассоциация вәкилләре мисал сыйфатында балалар өчен Barbie курчагын китергән. Ул Европа стандартлары буенча ачык киемнәр кигән һәм мөселман дөньясы кагыйдәләренә туры килми. Ә бу “балаларның әхлакый-рухи иминлегенә” йогынты ясарга мөмкин икән.
Хәзерге вакытта төзәтмәләр проекты турында фикер алышулар бара, ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.