Тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле!!!
Хөрмәтле укытучылар, файдалы белем бирү ресурслары авторлары!
Бүген Россия күләмендә депутатлар сайлаган булсалар, Белем.ру порталында исә соңгы 2 атнада иң файдалы ресурсны сайлау һәм аның өчен тавыш бирү барды. Бүген әлеге тавыш бирүнең нәтиҗәләре билгеле булды.
Уку елы яңарак кына башланып киткәнгә күрә тавыш бирүчеләр саны әлегә алай күп булмады. Шулай да, май-август айларының иң яхшы ресурсын сайлап алу уңышлы үтте, дип саный алабыз. :)
Чагыштырмача өстенлек тавыш белән әлеге тавыш бирүдә Татарстан Республикасы Норлат муниципаль районы Урта Камышлы урта гомуми белем мәктәбе укытучысы Абдулвалеева Гөлназ Илдус кызының "Мөхәммәт Мирза" дип исемләнгән хезмәте җиңеп чыкты.
Без Гөлназ Илдус кызын чын күңелдән котлыйбыз, аңа киләчәктә дә хезмәткә лаек эшендә уңышлар теләп калабыз! Призларны кабул итеп алу өчен аның якын көннәрдә безнең белән элемтәгә керүен көтәбез.