Белем җәүһәрләре бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмам
Быелгы, җиденче мәртәбә үткәрелә торган "Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән дөньякүләм файдалы татар сайтлары бәйгесенә гаризалар кабул итү инде тәмамланды, дип хәбәр итә "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең рәсми сайты. Бүген-иртәгә бәйгедә катнашырга теләгән сайтлар белән жюри әгъзалары таныша алачак. Сайтларны бәяләгән жюри әгъзалары исемлеге белән жюри эше тәмамлануга (октябрь аеның беренче көннәрендә) танышып булачак. Ә инде җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, гадәттәгечә, октябрь ае урталарында булыр дип планлаштырылган.
Шул рәвешле, быел бәйгедә сигез номинациядә барлыгы 64 сайт үзара көч сынаша. Бәйгедә катнашучылар исемлеге белән бәйгенең рәсми сайтында "Катнашучылар" (http://konkurs.belem.ru/katnashuchilar) битендә танышырга мөмкин.
Төрле номинациядә катнашучылар саны төрлечә:
- "Укытучы - җәүһәр" номинациясе - 25 сайт.
- "Укучы - җәүһәр" номинациясе - 11 сайт.
- "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе - 6 сайт.
- "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе - 10 сайт.
- "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе - 1 сайт.
- "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе - 5 сайт.
- ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе - 2 сайт.
- “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе - 4 сайт.
Бәйгене оештыру комитеты һәм Белем.ру порталы коллективы барлык катнашучыларга да уңышлар теләп кала.