Казанның Җиңү паркында “Балалар – безнең киләчәгебез” бәйрәме үтте
11 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген Казанның Җиңү паркында булачак табиблар, төзүчеләр, инженерлар, журналистлар һәм архитекторлар җыелды. Биредә “Балалар – безнең киләчәгебез” дигән бәйрәм узды. Моннан ике атна элек парта артына утырган малайлар һәм кызлар фестивальнең төп кунаклары булды.
Әлеге бәйрәм инде алтынчы ел рәттән үткәрелә, һәм ел саен малайлар һәм кызлар яңа һөнәрләрне дәреслекләрдән түгел, ә турыдан-туры үз эшенең осталарыннан үзләштерә. Быелгысында да күркәм гадәткә тугры калдылар.
Сигез мәйданчыкта беренче сыйныф укучылары остазлары белән бергә кулдан әйберләр ясады, пумаланы дөрес тотарга өйрәнде, шулай ук кайбер бию алымнарын үзләштерде.