“Идел” лагеренда III Төрки яшьләр фестивале үтә
12-17 сентябрь көннәрендә Боровое Матюшино бистәсендәге “Идел” яшьләр лагеренда III Төрки яшьләр фестивале үтәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте. Фестивальдә Россия төбәкләре һәм чит илләрдән 60ка якын егет һәм кыз катнашачак.
Фестивальнең максаты Россиянең төрле төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне берләштерү, шулай ук яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә үзара мәгълүмат алмашу, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүдән гыйбарәт. Моннан тыш, биредә төбәкләрдә төрки яшьләр оешмалары алдында торган проблемалар хакында да фикер алышачаклар.
Фестивальнең программасында яшьләр проектларын тәкъдим итү, шулай ук экскурсияләр, мәдәни чаралар да каралган. Оештыручыларның сүзләренә караганда, 1992 елда Казан янында үткәрелгән, хәзер исә төрки илләрдә оештырыла торган Төрки яшьләр корылтаен фестивальнең чишмә башы дип атарга мөмкин.