Россия футболчылары – математика дәреслегендә
7 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Россия футболчылары Павел Мамаев белән Александр Кокоринның Монте-Карлода ни рәвешле акча туздырулары дәреслек әзерләүчеләрне дә әсир иткән.
Мәктәп имтиханнарына әзерлек буенча мәсьәләләр җыентыгында алар Саша һәм Паша буларак телгә алынган. Мәсьәләнең асылы чынбарлыктан ерак китмәгән – укучылар футболчыларның Монако ресторанында туздырган акчасын исәпләргә һәм аны гади укытучы ничә айда эшләргә тиешлеген табарга тиеш.