Ресурс авторларына уңышлар телибез! Хәерле сәгатьтә!
Хөрмәтле укытучылар, татар телендә файдалы белем бирү ресурслары авторлары!
Белем.ру порталы күп еллар дәвамында татар телендә белем бирүче укытучыларның ярдәмчесе булып тора. Елдан-ел без порталны камилләштерергә, андагы ресурсларның сыйфатын арттырырга тырышабыз, портал кысаларында төрле чаралар үткәреп киләбез. "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе - шундый чараларның берсе.
Шуны да әйтергә кирәк, порталга килгән барлык материаллар да безнең редакторлар аша үтә, куллану өчен уңайлырак итеп ясала, күрелми калган хаталары төзәтелә. Порталга чын дәрәҗәдә файдалы һәм сыйфатлы ресурслар урнаштырыла. Соңгы елларда кайбер материаллар шулкадәр сыйфатлы һәм хаталарсыз була ки, аларны шул килеш кенә төзәтүләр кертми урнаштырабыз.
Әмма шул кадәр файдалы булып та, әлеге ресурсларны ничек халыкка танытырга соң? Ни рәвешле зуррак аудиториягә әлеге ресурсларны тәкъдим итәргә?
"Айның иң яхшы ресурсы" бәйгесе, иң беренче чиратта, татар телендә файдалы белем бирү ресурсларын халыкка таныту, аларны популярлаштыру өчен үткәрелә. Порталдагы һәр бит белән дә диярлек төрле социаль челтәрләрдә уртаклашырга, сезнең хезмәтләрегезне мөмкин кадәр күбрәк кешегә илтеп ирештерергә мөмкин. Ә инде кайсы ресурс өчен күбрәк кеше тавыш бирә, кайсы ресурс аеруча популяр һәм файдалы дип табыла - аларга без әлеге акциянең иганәчесеннән Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына 2 кешелек чакыру билетын бүләк итәбез һәм номерлы, кул куелган сертификат тапшырабыз. Аларның электрон копияләре әлеге ресурс урнашкан биткә беркетеләләр һәм ресурсның "Ай ресурсы" исеменә лаек булуын дәлилләп торалар.
Әлбәттә, кемнәрдер тавыш бирүдә арттырып та җибәрәләр, төрле ысуллар белән күбрәк тавыш җыярга тырышалар. Шуны әйтеп китик - сезнең барлык гамәлләрегез безгә күренеп тора, кемнең алдап, кемнең чынлап тавыш җыюларын күреп торабыз. Андый чакларда бу кешеләрне хурлыкка калдырмыйча гына мөмкин кадәр гадел нәтиҗә чыгарырга тырышабыз. Шуңа күрә дә, үзегез алдында да, безнең алда да оятка калмагыз. Укытучы булып, гадел кеше булып калыгыз, башкалар өчен дә шундый ихтирамга лаек кеше булып калыгыз - укытучы данын төшермәгез. Алдап алынган бүләк сезгә күңел җылысы бирә алмас.
Тавыш бирүдә җиңеп чыгу өчен үзегезгә ошаган ресурсны ныграк танытырга һәм популярлаштырырга тырышыгыз. Ул мөмкин кадәр күбрәк кеше өчен файдалы булсын! Татар телендә белем бирү сыйфаты үссен!
Шулай итеп, "Айның иң яхшы ресурсы" өчен тавыш бирүләрне ачып җибәрәбез. Тавыш бирүгә 2016 нчы елның май-август айларында укытучылардан кабул итеп урнаштырылган ресурсларны тәкъдим итәбез. Тавыш бирү өчен адрес: http://belem.ru/best_05-08_16.
Бәйгеләребездә иң яхшылар гына җиңеп чыгар, дип ышанып калабыз! Ресурс авторларына уңышлар телибез! Хәерле сәгатьтә!