belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Шәмсия Җиһангирова җыр текстларының тематикасы һәм поэтик төзелеше

Шәмсия Җиһангирова җыр текстларының тематикасы һәм поэтик төзелеше

3 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Шәмсия Җиһангирова җыр текстларының тематикасы һәм поэтик төзелеше
Ресурс авторы: 
Яхина Ләйсән Равил кызы, ТР Мөслим районы Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган җырларны җырламаган, һич тә булмаса үз алдына авыз эченнән көйләмәгән берәр татар кешесе бар микән?

Иҗат кешесе өчен үз моңыңны табу бер кыен булса, аны саклап калу икеләтә авыр. Кайлардан килә соң бу моң чишмәсе шагыйрәгә? Җыр кешенең эчке дөньясын, аның хисләрен һәм кичерешләрен чагылдыра. Хәзерге татар шигъритятенең күренекле вәкиле буган Шәмсия Җиһангирова өч йөздән артык җырлар авторы буларак билгеле.

Ш.Җиһангирова үзенең балачак турындагы истәлекләрендә җырлар турында еш искә ала. Җырлар аның күңеленә бик яшьли үтеп кереп иҗатында да урын алганнар. Шәмсия Җиһангирова – лирик шагыйрь. Лирик поэзиянең үзенчәлекле төре – җыр жанры һәрвакыттагыча шигъриятнең һәм җәмгыятьчелекнең игътибар үзәгендә була.

Җыр ул телдән, күңелдән башкарыла торган әсәр. Шуңа күрә җыр өчен махсус язылган шигырьдә рифма, гади дә, шул ук вакытта тирән дә булган шигьри эчтәлек, сюжетлылык, образлылык иң мөһим компонентлардан санала. Әлеге кагыйдәләрне шагыйрь яхшы тоеп эш итә белгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешә ала.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Шәмсия Җиһангирова җыр текстларының тематикасы һәм поэтик төзелеше32.54 KB
Ресурс төре: 
Реферат
Фәнни-эзләнү эше
Тематика: 
Шәмсия Җиһангирова
Предметлар: 
Татар әдәбияты
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 03.09.2016 - 15:26): https://belem.ru/node/6756