Чүти авылында беренче класска керергә бала булмады
Чүти авылы Кайбыч районында чагыштырмача зур авыллардан саналса да, Белем көнендә урта мәктәпкә беренче класска укырга керүче бер генә бала да булмавы көенечле хәл, дип хәбәр итә kaibicy.ru сайты.
Мәктәп директоры Лариса Бухарова мәктәпнең узган уку елында булган уңышларына тукталды, мәктәпкә бирелгән яңа автобус өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, иң яхшы укучыларның әти-әниләренә тырыш, намуслы, тәрбияле балалар үстерүләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга яңа уку елы башлану уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Президенты исеменнән Федераль статистика хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Кандилов, район мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров иң изге теләкләрен җиткерделәр. Илдар Шакиров Татарстан Президенты, “Ак Барс” банкы, район башлыгы тарафыннан әзерләнгән бүләкләр белән таныштырды. Укытучыларга, укучыларга яңа уку елында яңа уңышлар теләде.